Шәкертләр алдында бер чыгыштан
Әлхәмдүлилләһ, бүген бик күп мәчетләребез аякка басты.Шул мәчетләрдә фидакарь имамнарыбыз бик тырышып күп вакыт бер нинди хезмәт хакы да алмыйча хезмәт итә. Бүген әле күп кенә имамнарыбызның мәдрәсә белемлеләре, мәчетләрдә эшләү тәҗрибәләре юк. Хәзерге вакытта күпчелек мәчетләрдә имам булып картлар тора. Алар имам вазифаларын төгәл үти алмыйлар, карт булу сәбәбле. Алар урынына яшьрәк имамнарны куерга кирәк. Тик яшь дин белгечләре юк дәрәҗәсендә аз. Без бер яктан мәдрәсәләребезнең саны арта дип киңәйсәк, икенче яктан яшь имамнарыбызның булмавы офтанабыз.
Ни өчен болай була соң әле бу? Кая китә безнең кичәге шәкертләребез? Мәдрәсәләребездә очраклы яшьләр күп, шуңа алар имам булып эшләргә теләмиләр дисәм, хакыйкатьне тулысынча ачып бирү булмас иде. Кызганыч, вәзгыять күпкә катлаулырак. Мәхәлләләребзнең бүген имамнарны тотарлык матди-икътисади мөмкинлекләре юк. Авылга килгән имамны йорт-җир белән тәэмин итәргә, аңа эш хакы түләргә кирәк. Бу шартлар үтәлмәсә, авылда яшь имам тормый. Мәчетләр төзүдә җирле хакимият органнары зур ярдәм күрсәткән булсалар, имамнарны тоту мәсьәләсен алар тулысынча үз өсләренә ала алмыйлар, билгеле. Аллага шөкер тулысынча имамнарны тотуны үз өсләренә алучылар да бар. Тик әле бу киң таралган күренеш түгел. Дин дәүләттән аерылган. Шуның өчен булачак имам алдында үзен динисламга хезмәт итәрлек тә, дөньялыкны алып барырлык та хәзерләү бурычы тора. Шуның өчен шәкертләр умартачылыкны да, хокукны да, хайван карауны да, машина йөртүне дә һәм башка кәсепләрне дә ныклап өйрәнегез. Киләчәк тормышка әзер булыгыз. Сез ил тоткасы, мәхәллә тоткасы буласы кешеләр.