Feb 06, 2012 22:47
Риваятьләрдә килмештер, бер әдәм сәхрадә шәйтан белән юлдаш булды. Бер көн йөрделәр бу кеше биш вакыт намазны укымады. Кич булды бер җирдә ятып йокламакчы булдылар. Бу кеше йокларга яткач шайтан бу кешедән качып китте. Бу кеше әйтте ник миннән качтың диде. Шәйтан әйтте ник качмаска мин гомеремдә бер мәртәбә Аллаһы в.с.т. гасый булдым моның өчен Аллаһы в.с.т. мине дәркәһендән сөрде мәлгүн булдым. Син бу көн Аллаһы в.с.т. биш мәртәбә гасый булдың. Имди куркамын Аллаһы в.с.т. сиңа газап кыйлса синең гасыйянең сәбәбле миңа да каһәре тияр диде. Имди әй угыл тәүбә кыйл терек әлсалаваттан шәйтан курка имеш.
Ислам дине,
Намаз