Ульян өлкәсендә узган Кулатка укулары мәхәллә системасына багышланды
Җыенны Үзәк Дини идарәнең Ульян мөфтияте оештырды. Мөфти Сәүбән Сөләйманов күренекле эшмәкәр, Бөтендөнья татар конгрессының президиум члены Эдуард әфәнде Ганеевның зур ярдәме белән милләтне, динне саклауга багышланган чараларны даими оештырып тора. Укуларның дәрәҗәсен анда катнашкан кунакларның күплеге күрсәтеп тора. Кулатка укуларында Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, Үзәк Дини идарәнең баш казые Вәгыйз Яруллин, Татарстанм Дәүләт Советы депутаты, татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Татарстан казые Җәлил Фазлыев, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин, Чуашстанның «Гөлстан» мәдрәсәсе ректоры, мөфти урынбасары Наил Җамалетдин һәм башкалар катнашты.
Татар мәхәлләсе - традицион исламның бер өлеше
Кулаткы укуларына мәхәллә системасы идеологы галим Илдус Әмирхан да чакырулы иде. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында тумышы белән шушы яклардан булган мәгърифәтче катнаша алмады. Үз чыгышында Фәрит Мифтахов мәхәллә оештыруда Илдус Әмирхан хезмәтләренең бик әһәмиятле булуын әйтеп узды. Ул «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясе турында чыгыш ясады. Бу уңайдан фәнни җыеннар оештыру, аңа үзгәрешләр кертелү, шәһәр мәхәлләсе турында белдерде.
- Кулаткы укуларын уздырып, биредә җитди проблемалар күтәрү, аларны хәл итү юлларын эзләү, динебез һәм милләтебез үсеше турында фикер алышу Ульян татарларының ныклы позициядә булуын күрсәтә.
Яңа гасыр татар-мөселман милләтенә яңа таләпләр куя. Моннан йөз ел элек татар милләте белән ислам дине бербөтен, ягъни аерылмас булган. Ләкин 1990 еллардан соң динебезгә традицион булмаган агымнар килеп керү аркасында татар факторын читкә тибү галәмәте башланды. Бүген Аллага шөкер татар факторының әһәмиятен аңлау башланды. Чөнки татарлыктан башка традицион исламны үстереп булмый. Ә инде Русиядә ислам динен татар факторыннан башка саклау да авыр. Татар мәхәлләсе - ул традицион исламның зур бер өлеше-, диде Фәрит Мифтахов.
Традицион исламны үстерүдә татар оешмалары белән диния нәзарәтләренең уртак эш алып баруы бик кирәк. Бу матур мисалны без Ульянда күрәбез дә инде. Алга таба Татарстанда да мөфтият белән татар конгрессының аралары якыная башлау традицион исламны үстерүдә үз ролен уйнар. Шунсыз булмый, милләттәшләр! Бүген Сабантуйлар белән генә булмый, милләт үсешендә яңа чор башланды. Аның өчен өлкәннәрнең тәҗрибәсе, яшь буынның тырышлыгы сорала. Яшьләргә милләт, дин эшләрендә юл бирергә дә онытмаска кирәк. Алга таба татар-мөселман милләтен, Русиядә традицион исламны үстерүдә бергә эшләүне теләп калам, - диде Фәрит Мифтахов.
Дини һәм милли лидерлар бергәлеге
Кулаткы укуларында дин әһелләре катнашуы, әлбәттә, зур вакыйга булды. Бу чарага дәрәҗә, мәхәллә системасын өйрәнү һәм бөтен Русия буйлап җәелдерүгә бер этәргеч бирә. Дин һәм милләт лидерларының бергә булуы да татар-мөселман милләте формалаша башлауны күрсәтә. Татар үз юлын сайлый бара. Ул - ислам җәмгыятенең нигезе булган мәхәллә системасы. Мәхәллә - ул татарның бөтен яшәеш системасы. Моңа карыннан алып ләхеткәчә булган бөтен тормыш (уку, финанс, тел һәм башкалар) керә.
Татарның юлы һәм лидерлары ачыклана. Шулай ук дин һәм милләт бердәмлеген бөтен күңеле белән аңлаган татар өчен тырышучы яшь буын лидерлары да формалашып җитте. Фәрит Мифтахов милләт, дин эшләрендә йөреп чыныкты. Ул яңа килеп чыккан кеше түгел. Аның дин һәм милләт эшләренә һәрдаим ярдәм итеп торуын, Татар конгремссының Казан бүлеген җитәкләве халыкка билгеле.
Тагын бер татарның асыл улын олылып искә алырга кирәк бу уңайдан. Ул шушы Кулаткы укуларын оештыручы эшмәкәр, татар конгрессының президиум члены Эдуард әфәнде Ганеев. Ул Кулаткы укуларын башлап оештыручыларның берсе, һәрдаим дин вә милләт эшләренә зур ярдәм итә, мәчетләр салуга булыша.
Чыганак